Татар туйлары
 
Главная » 2013 » Январь » 25 » Гөрли татар туйлары...
20:41
Гөрли татар туйлары...

Татар халкы гореф-гадәтләргә һәм йолаларга бик тә бай. Онытыла барганнары да бүгенге көндә яңадан кайта башлады.
Туй үткәрү йоласы татарларда ни рәвешле үткәрелә? Әйдәгез шул хакта гапләшеп алыйк...
Гөрли татар туйлары...

Ниһаять синең тормышыңда шундый зур шатлыклы вакыйга. Синең мәхәббәтең сиңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясады... Бер карасаң шундый шатлыклы көн, ә икенче уйласаң... алда күпме мәшәкатьләр, борчулар. Әлбәтта болар барысы да куанычлы, шулай да нәрсәдән башларга соң?! Беренче чиратта никах тантанасын үткәрү турында уйларга кирәк. Никах Ислам шаригате кануннары буенча язылышу дигәнне аңлата. Бүгенге көн замана яшьләре гадәттә, никахны мәчеттә үткәрүне кулай күрә. Моның әлбәттә уңайлы яклары күп. Иң беренче егет ягы әти-әниләре кызның әтисеннән аның кулын сорарга киләләр. Ризалык алгач, никахны кайда уздыру мәсьәләсен чишәргә кирәк. Мәсәлән, никахны Казанның иң күркәм мәчетләренең берсе Колшәрифтә үткәрергә уйласагыз түбәнгәге киңәшләрне истән чыгармагыз.

  • Никах тантанасын уздырасы көннең датасын билгеләгез. Шуннан соң гына мәчеткә барып андагы кагыйдәләр белән танышыгыз. Үзегезне борчыган сорауларны бирергә онытмагыз;
  • Никахка чакырасы кунакларның исемлеген төзеп, һәрберсенә дә алдан хәбәр итегез. Мәчетнең кайда урнашуын, никах тантанасы сәгать ничәдә үткәрелүен әйтегез;
  • Никах көнендә хатын-кызларга яулыклар алырга онытмагыз, ачык киемнәр кимәгез;
  • Ир-атлар түбәтәйдән булсалар бик күркәм була;

Кияү колагына:

  • Сөйгәнеңне куандырасың килсә, чәчәк бәйләме-букет алырга онытма;
  • Иң мөһиме, кияү кәләшкә "мәһер” бүләк итәргә тиеш. Ул гадәттә алтын алка, йөзек, муенса була ала. Кәләш аны никах тантанасында риза итеп кабул итеп ала.

Колшәриф мәчетендә никахны бушлай укыйлар. Шулай да кайбер тәкъдимнәр бар.

  • Фотоальбом ясату – 2500 сум;
  • Видеокамерага төшерү – 2200 сум;
  • Никах таныклыгы – 300 сум;
  • Никах мәҗлесен чәй табыны белән дә үткәрергә була. Ләкин бу очракта кунакларның саны 22 дән дә артмаска тиеш. Чәй тантанасын үткәрү өчен сәгатенә 2 мең сум. Тантана үткәрелергә бер сәгать вакыт кала, табын әзерләргә дип яшь парларның якыннары килә. Табын әзерләшергә булышалар. Әлбәттә, табынга төрле ризыклар куярга мөмкин. Ләкин хәрам, ягъни мөселманнарга тыелган ризыклар куелмый.

Никахның төп шарты булып, егет белән кызның Ислам динендә булулары, балигъ яшенә җитүләре һәм туган булмаулары тора. Никах мәчеттә укылмаса, аны гадәттә кыз ягында үткәрәләр. Никах тантанасында ике шахит булу да кирәк. Алар ир кешеләр булырга тиеш. Никах уку дәвамында мулла гаиләдә хатын-кыз белән ир-атның роле, вазыйфалары турында вәгазь сөйли. Коръәннән сүрәләр укый. Кияү белән кәләш иман кәлимәсен әйтеп, гаилә корырга әзер булуларын җиткерәләр. Шулай ук, кияү үзенең кәләшенә мәһер бүләк итә.

Никах мәҗлесе мул итеп әзерләнгән табын янында дәвам итә. Яшь парларны котларга дип әти-әниләре, туганнары җыела, алар яшьләргә бүләкләр бирәләр. Таталарда шулай ук туй мәҗлесен аерым да үткәрәләр. Ул ЗАГС та язылудан башлана. Берәр кафе яисә ресторанда уздыру гадәти күренешкә әйләнде. Шулай ук егет йортында киленне каршылау күркәм бер традиция. Кайнана киленен ак мендәр белән "Төпле аягың белән” дигән сүзләр белән каршылый. Теле баллы һәм йомшак булсын өчен бал, май каптыра. Килен кеше кияү йортын бизәү гадәте бүгенге көндә дә очрый. Ләкин мондый күренешне авылда ешрак очратырга мөмкин. Кыз йорт интерьерын үзе алып килгән чаршаулар белән бизи.
Менә шулай уза татар туйлары. Ничек кенә гөрләп узса да, бу вакыйга яшьләрнең тормышында бер генә булсын, гомерлек кенә булсын иде.
Категория: Традиции и обычаи | Просмотров: 2244 | Добавил: turbo | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 1
1 AstonsMop  
0
Present day radiologists are at minimal risk for cancer because of highly effective protective measures against x rays <a href=https://acialis.mom>buy cialis generic</a> but genetics cannot account for the greatly increased number of oxalate affected pets veterinarians have seen in all dog breeds and cats since 1981

Имя *:
Email *:
Код *:
Понедельник, 29.04.2024, 07:59
Приветствую Вас Гость
Главная | Регистрация | Вход
Форма входа
Категории раздела
Подарки на свадьбу [2]
Поздравления [2]
Традиции и обычаи [5]
Плеер с музыкой
Спонсоры сайта
6
Поиск
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz