Татар туйлары
 
Главная » 2013 » Январь » 24 » Поздравления на татарском языке.
17:17
Поздравления на татарском языке.



Татарские поздравления с днем свадьбы! Поздравления на татарском языке.

Поздравление дочери со свадьбой на татарском

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,

Әле генә нәни кыз идең...

Кай арада үсеп буйга җиттең,

Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын

Сайлап алды синең йөрәгең.

Ак кар кебек туй күлмәген кию –

Һәрбер кызның ихлас теләге.

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең

Нинди җаваплылык йөкләвен.

Туй күлмәге һәм кулдагы балдак

Ялгыз гомереңне чикләвен.

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,

Бу вазыйфа булсын гомергә.

Насыйп булсын сезнең көмеш туйга

Шатланышып кына килергә.

Мин ышанам, әлегәчә

Кызартмадың минем йөземне.

Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм

Чын йөрәктән әйткән сүземне.

Туй көнендә сезгә теләк телим,

Гомерегез аклыкка тулсын.

Туй көнегез җәйдә булган кебек,

Күңелегездә җылы җәй булсын.

***

Поздравление сына с днем свадьбы на татарском языке.

Кай арада үсеп җиттегез соң?

Сезме соң бу? Ышанмый күңел...

Туй көнегез, улым, котлы булсын,

Өйләнү ул – уен эш түгел.

Сиңа атап әйтәм бу сүземне,

Әти кеше – терәк багана.

Саклаучы да, яклаучы да була

Баласына, сөйгән ярына.

Шуңа, улым син беренче көннән

Хуҗа итеп той да үзеңне,

Әтиеңнән үрнәк алып расла

Гаиләдә һәрбер сүзеңне.

Балаларың булсын сау-сәламәт,

Мал-мөлкәтең булсын, алтының.

Бу бит – минем ирем диеп, балкып,

Горурланып торсын хатының.

Шулай итеп матур яшәсәгез,

Без дә бик сөенеп яшәрбез.

Хатыныңа килен дип түгел,

Кызым диеп сөеп дәшәрбез.

Бүген сезнең бик тә истәлекле

Һәм бәхетле кызыл туегыз.

Көмеш, алтын, якут туйларгача,

Бергә булса иде уегыз.

***

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик Сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез чын күңелдән Сезгә

Аерылмасын тормыш юлыгыз.

Гомер сукмакларын узган чакта

Адашмагыз, зирәк булыгыз!

***

Бәхеткә, шатлыкка күмелеп,

Һәрвакыт елмаеп һәм көлеп,

Кадергә, хөрмәткә төренеп,

Яшәгез Сез гөл булып!

Йортыгызга кайгы кермәсен,

Гөрләп торсын өй түрегез.

Шаулап үссен алсу чәчкә гөлләр,

Ямьләндереп Сезнең гомерне.

***

Ямьләндереп Сезнең гомерне.

Тәбрик итәм, кавышу көне белән,

Котлы булсын туегыз.

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын алгы көнегез,

Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.

Һәркем тормыш юлыгызны

Аяз күккә карап тиңләсен.

 

Бер-берегезгә терәк булыгыз.

Матур кызлар, батыр уллар үссен,

Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Котлы булсын туегыз!

Изге теләк, назлы сүздән башка

Табып булмый затлы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле сез,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Тигез гомер насыйп булсын,

Гел атлагыз янәшә.

Сау-сәламәт булып кына

Яшәгез йөзгәчә.

***

Пар балдаклар балкышыннан

Күзләребез чагыла,

Сез бүген – иң гүзәл пар

Чәчәкләр кочагында!

Еллар узсын бәхеттә,

Тазалыкта-саулыкта,

Шатлыкта, мәхәббәттә,

Иминлектә, муллыкта!

***

Җәй көнендә сезнең туйларыгыз

Чын күңелдән сезне котлыйбыз.

Туйларыгызны бергә үткәреп

Сезгә атап җырлар җырлыйбыз.

Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын

Күтәренке булсын күңелегез.

Саулык, шатлык, куанычлар белән,

Үтсен иде бөтен гомерегез.

 

Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,

Бер-берегезгә якын булыгыз.

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа тормыш корыгыз.

Алда сезне бәхет каршыласын.

Гомер юлын тигез үтегез.

Бер-берегезнең кадерен белеп кенә

Тигез матур тормыш итегез.

 

Яшьлек җәе бәхет бирде сезгә

Пар теләккә килде ике йөрәк.

Чын күңелдән сезне котлыйбыз

Тантаналы көнегез белән!

***

Кадерле ________________________________!

Без Сезне яңа тормышка аяк басуыгыз белән чын

күңелдән тәбрик итәбез!

Кая гына барсагызда, шатлык сезгә юлдаш булсын.

Йөзегез кояш кебек көлеп торсын.

Тормышыгызда роза чәчәкләре кебек

Кешеләрне сокландырып торыгыз.

Икегез дә пар килгәнсез

Котлы булсын туегыз.

Бәхет белән балкып торсын

Сезнең тормыш юлыгыз.

Изге мәхәббәт хисләрен

Вакламыйча саклагыз.

Тормыш дигән олы юлдаш

Гел янәшә атлагыз!

Шатлык белән тулып торсын

Сезнең тормыш кесәгез.

Бер тамырдан үскән гөлдәй

Гел янәшә яшәгез.

Котлы булсын туегыз. Уртак булсын уегыз,

бәхетле булыгыз!

***

Котлыйбыз Сезне чын күңелебездән иң бәхетле

көнегез белән. Сезгә алдагы көнегездә ак

бәхет, нык сәламәтлек, тигез, тыныч тормыш,

саф мәхәббәт телибез.

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик Сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез Сезгә

Аерылмасын тормыш юлыгыз.

Гомер сукмакларын узган чакта

Адашмагыз, зирәк булыгыз!

***

Бәхетле булыгыз!

Кадерле кияү белән кәләш!

Сезне чын күңелебездән никахлашу көнегез белән котлыйбыз! Сезгә озын, тигез гомер, нык сәламәтлек, бәхетле тормыш, саф мәхәббәт телибез. Әти-әниләрегезне тигез күреп, дус-туганнарны сөендереп яшәгез. Никахыгыз ныклы, гаилә учагыгыз якты, пар балдакларыгыз гомерлек булсын.Бүгенгедән табыннарыгыз мул, йөзләрегез көләч, күңелләрегез тыныч булсын.Бәхетле булыгыз!

 

Очраштырган сезне язмыш,

Гашыйк парлар булгансыз.

Чәчне чәчкә бәйләшергә

Вәгъдәләр коргансыз.

 

Тормышка аяк басасыз,

Пар килгәнсез икегез.

Сөешеп кенә яшәгез,

Тигез гомер итегез!

 

Бездән сезгә изге теләк:

Бергә типсен сезнең йөрәк.

Түрә булсын түрегездә –

Мәхәббәт бер-берегезгә.

***

Кияү һәм кәләш!

Юллар кебек озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Заман кораллары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.

 

Йөзләрдә елмаю янсын,

Табынга җыр куй, әйдә.

Бөтен яктан теләк яусын,

Килен белән кияүгә.

 

Бик тә җиңел йөрешегез,

Бик пар килгән буегыз.

Гөрләп үтсен тормышыгыз,

Гөрләгәндәй туегыз.

 

Сезнең өстәлдә һәрвакыт

Сый-хөрмәт тулып торсын.

Сыйлагыз дусны яратып,

Дуслар гел килеп торсын.

 

Тасма телләр белән сезгә

Дошманнар сыенмасын.

Якты нур сүнмәсен йөздә,

Мәхәббәт суынмасын.

***

Яшәгез матур пар булып,

Икегез бер җан булып,

Күршеләргә үрнәк гаилә,

Дуслар өчен дан булып,

Изге мәхәббәт хисләрен

Вакламыйча саклагыз.

Тормыш дигән олы юлдан

Гел янәшә атлагыз.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,

Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.

Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бу җиһанга сөю нуры таратып!

Зарыгып көткән туй көнегез килде,

Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде.

Пар балдаклар балкый бәхет юрап,

Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

***

Бер-берегезне табып кавышкансыз,

Икегез дә нинди сөйкемле!

Күзгә-күз карашып елмаясыз,

Бер гөл чәчәкләре шикелле!

Бер-берегезгә ныклы терәк,

Иптәш, сердәш булыгыз,

Давыл-яңгырга бирешми

Гел янәшә торыгыз!

Котлы булсын туегыз!

***

Бал-май кебек татлы, затлы сузлэр,

Кызганмасын тэмле телегез!

Ике булып сез ускэнсез инде,

Икегез бер була белегез!

Уйнап-колеп, яна юлга сезне,

Озатабыз туйда бугенге!

Авыр чакта таянычын булса,

Яшэу ямьле, тормыш кунелле!

Хыялларыгызга нигез булсын,

Минем телэклэр дэ бер олеш!

Мин татулык телим Сезгэ буген!

Бэхет йорты тозу Сезнен эш!

***

Очраштырган сезне язмыш,

Гашыйк парлар булгансыз.

Чәчне чәчкә бәйләшергә

Вәгъдәләр коргансыз.

Пар килгәнсез икегез.

Сөешеп кенә яшәгез,

Тигез гомер итегез!

Бездән сезгә изге теләк:

Бергә типсен сезнең йөрәк.

Турә булсын түрегездә —

Мәхәббәт бер-берегезгә.

***

Ялгыз гына агачлар да яфрак ярмый

Парсыз гына кошлар сайрый алмы

 

Бу дөньяда һәрбер нәрсә, һәрбер җан иясе парлы итеп яратылган.Ике ялгызның бер-берсен табуы олы могҗизага тиң.Менә  сезнең дә кавышу мизгелләре безгә искиткеч матур, серле, могҗизалы тоела.Сез бүген шундый матур, гүзәл, күз явын алырлык кияү белән кәләш.Шуңадырмы теләкләрнең дә матурын, изгесен чын күңелдән сезгә телисе килә.еруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Кадерле балалар, гомерегез булсын бәхетле, бәхетегез булсын гомерле.Кызым, ... бүген аеруча якын итеп кызым дип дәшәсе килә. Чыннан да  син миңа кызым шикелле якын кадерле.

***

Әйе, кызым ...!

Бүгеннән син безнең кадерле  кызыбыз, янәшәңдәге сөйгәнеңнең хатыны да, киләчәктә, алла боерса, туасы  балаларыңның  анасы да.Сиңа шушы олы бурычларны үтәү юлыңда бары уңышлар, сәламәтлек, күтәренке рух телисбез.Тормышыңның нинди чаклары гына булмасын  күңел түрендә һәрчак үрнәк булып торсын әти-әниегез, хәтереңдә йөрсен бала чагың.Үзеңне бөтен барлыгың белән гаиләңә, иптәшең ..., балаларыңа багышласаң, үзең тойган һәм тоя алмаган бар назларны  шуларга бирсәң син бик бәхетле булырсың.Улым,..! Синең кулда бүген сөю кояшы.Күңелеңә кертеп оялатсаң аны нур чаткылары күзләреңдә балкып торыр.Шул чаткыны күргән һәрбер кош синең баш очыңнан узганда «Син бәхетле, син бәхетле, куеныңда сөйгән кыз» дип сайрар.Бәхетле булыгыз! Бер-берегезнең бәхете өчен яшәгез, яшьнәгез!Сөегез, сөелегез!Иң изге теләкләр белән Әти-әниегез!

***

Бүгенге көн исегездә калсын

Бүгенге көн исегездә калсын

Сөю нуры булып,

Гомер юлыгызда кабатлансын

Сөю җыры булып!

Мәхәббәтнең гомере озын булсын,

Чит-ятларга тәрәз ачмагыз

Бер-берегезгә булган назлы хисне

Гомерегез буе саклагыз!

***

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

Гомер буе бергә барыгыз.

Бетмәс куанычлар килсен сезгә,

Күтәренке булсын күңелегез.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

Үтсен иде килер көнегез.

***

Олы юлга Сез чыгасыз бүген

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик Сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез чын күңелдән Сезгә

Аерылмасын тормыш юлыгыз.

Гомер сукмакларын узган чакта

Адашмагыз, зирәк булыгыз.

***

Яшь парларга бәхет яусын

Яшь парларга бәхет яусын,

Тигез гомер итсеннәр.

Чөкердәшеп яши-яши,

Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер

Сукмактан атласыннар.

Бер-берсенә мәхәббәтне

Үлгәнче сакласыннар.

***

Туй котлаулары

Очраштырган сезне язмыш,

Гашыйк парлар булгансыз.

Чәчне чәчкә бәйләшергә

Вәгъдәләр коргансыз.

 

Тормышка аяк басасыз,

Пар килгәнсез икегез.

Сөешеп кенә яшәгез,

Тигез гомер итегез!

 

Бездән сезгә изге теләк:

Бергә типсен сезнең йөрәк.

Турә булсын түрегездә —

Мәхәббәт бер-берегезгә.

 

***

Тәбрик итәм кавышу көне белән,

Котлы булсын туегыз.

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын алгы көнегез,

Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.

Һәркем тормыш юлыгызны

Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгем шул: тормыш юлыгызда

Бер-берегезгә терәк булыгыз.

Матур кызлар, батыр уллар үссен,

Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

***

Яшәгез матур пар булып,

Икегез бер җан булып,

Күршеләргә үрнәк гаилә,

Дуслар өчен дан булып,

Изге мәхәббәт хисләрен

Вакламыйча саклагыз.

Тормыш дигән олы юлдан

Гел янәшә атлагыз.

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,

Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.

Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бу җиһанга сөю нуры таратып!

***

Бүген сезнең язылышкан,

Никахлашкан көнегез,

Тантаналы бу мизгелнең

Кадерләрен белегез!

 

Бүген дөнья гаҗәп нурлы,

Елмаегыз, көлегез!

Бөтен дөнья бәйрәм итә,

Сезне котлый – күрегез!

 

Бүген сөю диңгезендә

Рәхәтләнеп йөзегез,

Мәрхәмәтле, бәрәкәтле,

Бүгенгедәй мәхәббәтле

Булсын һәрбер көнегез!

* * *

Зарыгып көткән туй көнегез килде,

Бар дөньяны гөлгә, нурга кумде.

Пар балдаклар балкый бәхет юрап,

Барыбыз да сокланабыз сезгә карап!

* * *

Бер-берегезне табып кавышкансыз,

Икегез дә нинди сөйкемле!

Күзгә-күз карашып елмаясыз,

Бер гөл чәчәкләре шикелле!

 

Бер-берегезгә ныклы терәк,

Иптәш, сердәш булыгыз,

Давыл-яңгырга бирешми

Гел янәшә торыгыз!

Котлы булсын туегыз!

* * *

Очраштырган сезне язмыш,

Гашыйк парлар булгансыз.

Чәчне чәчкә бәйләшергә

Вәгъдәләр коргансыз.

Тормышка аяк басасыз,

Пар килгәнсез икегез....

* * *

Яшь парларга бәхет яусын

Тигез гомер итсеннәр.

Чөкердәшеп яши-яши,

Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер

Сукмактан атласыннар.

Бер-берсенә мәхәббәтне

Үлгәнче сакласыннар.

* * *

Олы юлга Сез чыгасыз бүген,

Бергә кушып ике йөрәкне.

Юл алдыннан әйтик Сезгә

Чын күңелдән изге теләкне.

Без телибез чын күңелдән Сезгә

Аерылмасын тормыш юлыгыз.

Гомер сукмакларын узган чакта

Адашмагыз, зирәк булыгыз.

* * *

Тормыш дилбегәсен ныклы тотып,

Гомер буе бергә барыгыз.

Бетмәс куанычлар килсен сезгә,

Күтәренке булсын күңелегез.

Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән

Үтсен иде килер көнегез.

* * *

Бүгенге көн исегездә калсын

Сөю нуры булып,

Гомер юлыгызда кабатлансын

Сөю җыры булып!

Мәхәббәтнең гомере озын булсын,

Чит-ятларга тәрәз ачмагыз,

Бер-берегезгә булган назлы хисне

Гомерегез буе саклагыз!

* * *

Яшь парларга бәхет яусын,

Тигез гомер итсеннәр.

Чөкердәшеп яши-яши,

Алтын туйга җитсеннәр.

Гомер буе икесе бер

Сукмактан атласыннар.

Бер-берсенә мәхәббәтне

Үлгәнче сакласыннар.

* * *

Тәбриклибез кавышу көне белән,

Котлы булсын туегыз .

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа матур тормыш корыгыз.

Матур булсын, алгы көнегез,

Ак чәчәктәй бер дә шиңмәсен.

Һәркем тормыш юлыгызны

Аяз күккә карап тиңләсен.

Теләгебез шул: тормыш юлыгызда

Бер-берегегә терәк булыгыз.

Матур кызлар, батыр уллар үссен,

Гөрләп торсын тормыш юлыгыз.

* * *

Котлы булсын яшьлек тантанасы,

Котлы булсын сөю хисләре.

Зур уңышлар белән алга илтсен

Сез барачак гомер юллары.

Тулып торсын бәхет чишмәсе,

Ташып торсын бәхет чиләге.

Озын гомер, саф мәхәббәт –

Барыбызның сезгә теләге.

* * *

Парлы типсен мәңге йөрәгегез,

Мәхәббәтнең ике кояшы.

Кояш кебек түп-түгәрәк булсын

Бәхетегез – гомер юлдашы.

Кушылып үскән куш каеннар кебек,

Бергә үтсен тормыш юлыгыз.

Зәңгәр күлдә йөзгән пар аккоштай,

Бәхет күлләрендә йөзегез.

* * *

Әби-бабайлардан калган

Иң изге күркәм йола –

Никахтан соң егет һәм кыз

Ир белән хатын була.

Күктә укылмаса никах,

Кушылмас һичбер йөрәк.

Никах кануннарын үтәп

Гомер итәргә кирәк.

Язышлардан юктыр узыш,

Никах булсын гомерле.

Ходай бүләк итеп бирә

Һәр кешегә гомерне.

Сезнең никах көнегездә

Җирне каплады үлән.

Никахыгыз котлы булсын,

Яшәгез шатлык белән.

Хәзрәт никах укыганда

Рәхмәтен салсын Аллаһ.

Лә-илләһе иллял-лаһ

Мөхәммәдер-рәсүлүл-лаһ!

* * *

Кай арада үсеп җиттегез соң?

Сезме соң бу? Ышанмый күңел...

Туй көнегез, улым, котлы булсын,

Өйләнү ул – уен эш түгел.

* * *

Сиңа атап әйтәм бу сүземне,

Әти кеше – терәк багана.

Саклаучы да, яклаучы да була

Баласына, сөйгән ярына.

 

Шуңа, улым син беренче көннән

Хуҗа итеп той да үзеңне,

Әтиеңнән үрнәк алып расла

Гаиләдә һәрбер сүзеңне.

 

Балаларың булсын сау-сәламәт,

Мал-мөлкәтең булсын, алтының.

Бу бит – минем ирем диеп, балкып,

Горурланып торсын хатының.

 

Шулай итеп матур яшәсәгез,

Без дә бик сөенеп яшәрбез.

Хатыныңа килен дип түгел,

Кызым диеп сөеп дәшәрбез.

 

Бүген сезнең бик тә истәлекле

Һәм бәхетле кызыл туегыз.

Көмеш, алтын, якут туйларгача,

Бергә булса иде уегыз.

 

Газиз балам, һич ышанмый күңелем,

Әле генә нәни кыз идең...

Кай арада үсеп буйга җиттең,

Күбәләктәй ак күлмәк кидең.

 

Бүген, кызым, туең! Насыйп парын

Сайлап алды синең йөрәгең.

Ак кар кебек туй күлмәген кию –

Һәрбер кызның ихлас теләге.

 

Беләсеңдер, кызым, ак күлмәкнең

Нинди җаваплылык йөкләвен.

Туй күлмәге һәм кулдагы балдак

Ялгыз гомереңне чикләвен.

 

Бүгеннән син, кызым, ир хатыны,

Бу вазыйфа булсын гомергә.

Насыйп булсын сезнең көмеш туйга

Шатланышып кына килергә.

 

Мин ышанам, әлегәчә

Кызартмадың минем йөземне.

Моннан соң да тыңларсың дип уйлыйм

Чын йөрәктән әйткән сүземне.

 

Туй көнендә сезгә теләк телим,

Гомерегез аклыкка тулсын.

Туй көнегез җәйдә булган кебек,

Күңелегездә җылы җәй булсын.

Очраштырган сезне язмыш,

Гашыйк парлар булгансыз.

 

Чәчне чәчкә бәйләшергә

Вәгъдәләр коргансыз.

 

Тормышка аяк басасыз,

Пар килгәнсез икегез.

Сөешеп кенә яшәгез,

Тигез гомер итегез!

 

Бездән сезгә изге теләк:

Бергә типсен сезнең йөрәк.

Түрә булсын түрегездә –

Мәхәббәт бер-берегезгә.

* * *

Юллар кебек озын гомер сезгә,

Кайгы җиле бердә тимәсен.

Заман кораллары читләп үтсен,

Яшәү дәрте һич тә сүнмәсен.



Йөзләрдә елмаю янсын,

Табынга җыр куй, әйдә.

Бөтен яктан теләк яусын,

Килен белән кияүгә.



Бик тә җиңел йөрешегез,

Бик пар килгән буегыз.

Гөрләп үтсен тормышыгыз,

Гөрләгәндәй туегыз.



Сезнең өстәлдә һәрвакыт

Сый-хөрмәт тулып торсын.

Сыйлагыз дусны яратып,

Дуслар гел килеп торсын.



Тасма телләр белән сезгә

Дошманнар сыенмасын.

Якты нур сүнмәсен йөздә,

Мәхәббәт суынмасын.

* * *

Пар балдаклар балкышыннан

Күзләребез чагыла,

Сез бүген – иң гүзәл пар

Чәчәкләр кочагында!

Еллар узсын бәхеттә,

Тазалыкта-саулыкта,

Шатлыкта, мәхәббәттә,

Иминлектә, муллыкта!

* * *

Җәй көнендә сезнең туйларыгыз

Чын күңелдән сезне котлыйбыз.

Туйларыгызны бергә үткәреп

Сезгә атап җырлар җырлыйбыз.

Ак бәхетләр сезгә юлдаш булсын

Күтәренке булсын күңелегез.

Саулык, шатлык, куанычлар белән,

Үтсен иде бөтен гомерегез.

* * *

Тәбрик итәм кавышу көнегез белән,

Бер-берегезгә якын булыгыз.

Озын гомер, сүнмәс бәхет белән,

Яңа тормыш корыгыз.

Алда сезне бәхет каршыласын.

Гомер юлын тигез үтегез.

Бер-берегезнең кадерен белеп кенә

Тигез матур тормыш итегез.

* * *

Яшьлек җәе бәхет бирде сезгә

Пар теләккә килде ике йөрәк.

Чын күңелдән сезне котлыйбыз

Тантаналы көнегез белән!


* * *

Категория: Поздравления | Просмотров: 25652 | Добавил: turbo | Рейтинг: 1.0/2
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Понедельник, 29.04.2024, 07:34
Приветствую Вас Гость
Главная | Регистрация | Вход
Форма входа
Категории раздела
Подарки на свадьбу [2]
Поздравления [2]
Традиции и обычаи [5]
Плеер с музыкой
Спонсоры сайта
6
Поиск
Календарь
«  Январь 2013  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика

    Онлайн всего: 1
    Гостей: 1
    Пользователей: 0


    Copyright MyCorp © 2024
    Конструктор сайтов - uCoz